Республика мәгълүмати-методик үзәге базасында волонтерлык эшенең формалары, алымнары һәм төрләре турында сөйләштеләр

2017 елның 13 июне, сишәмбе

7-8 июнь көннәрендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге базасында студентлар арасыннан волонтерлар өчен семинар узды.

Чара “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшчәнлек оештыру” ярдәмче программасы һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җинаятьчелеккә каршы җәмәгать тәртибен тәэмин итү” Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылылды.

Семинарда Казан шәһәре 39 Югары уку йорты студентлары, республиканың муниципаль районнары волонтерлар берләшмәсе лидерлары һәм әгъзалары катнашты.

Семинарда “Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” Төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре волонтерлык эшенең формалары, алымнары һәм төрләре турында сөйләште, иҗади мастер-класслар, тренинглар, интерактив дәресләр үткәрде.

Азакта семинарда катнашучылар сертификатлар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International