Психоневрологик интернат карамагындагылар арасында узган мини-футбол турнирның җиңүчеләре бүләкләнде

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә психоневрологик интернатлар командасы арасында мини-футбол буенча Республика турниры старт алды. 7 июньдә ярышлар ике территориаль зоналарда – Кама Аръягы һәм Идел буенда узды.

Ярым финалда Кама Аланы психоневрологик интернаты 3 урында, 2 нче урынны Алабуга шәһәре, 1 нче урын Чистай командасы булды.

Идел буе зонасында 3 нче урынны Яңа-Чурилинский психоневрологик интернаты яулады. 2 нче урын Казан учреждениесе, 1 нче урынна Яшел Үзән командасы яулады.

Чистай психоневрологик интернаты базасында узган финал нәтиҗәләре буенча дүртенче урында Чистай, өченчедә Казан, икенче урында Алабуга булды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, инде икенче ел рәттән уеннар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча корылган яңа футбол мәйданчыкларында уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International