"Ялкын" приюты карамагындагы балалар яңа һөнәргә өйрәнде

2017 елның 13 июне, сишәмбе

“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Казаннан делегация килде.

Кунаклар Аярис ҖЧҖ белән берлектә үз эшен күрсәтте һәм балаларны үз һөнәре нигезләренә өйрәтте. Гузәл Шамилевна җитәкчелеге астында балалар түбәтәйләр чигергә өйрәнде, милли костюмнарның барлыкка килүе турында белде.

"Балаларга үз куллары белән оригиналь бизәкләр чигү кызыклы булды. Кызлар да һәм малайлар да бик күп яңалык белде", - дип сөйләде бүлек мөдире Миләүшә Князькина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International