Шушы көннәрдә Чаллыда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры киңәшчесе Ирина Просвирякова “Инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка халык төркемнәренә хезмәт күрсәтү” темасы буенча семинар үткәрде.
Чарада Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.
Семинар барышында инвалидлык билгеләре буенча дискриминация ярамавы, инвалидларның социаль, инженер һәм транспорт инфраструктураларына каршылыксыз керү мөмкинлеге һәм башка мәсьәләләр каралды.