Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен Россия көненә багышланган чаралар оештырылды.
9 июньдә инвалид балалар белән Россиянең символикасы турында әңгәмә үткәрелде.
13 июнь көнне район үзәк китапханәсе белән берлектә бәйрәм тарихы турында видеоролик күрсәтү оештырылды.
Социаль педагог Наилә Турова сүзләренчә, мондый социомәдәни тернәкләндерү төре патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итә.