Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Югары Ослан "Өмет яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәктәпнең педагоглар составы белән Россия көненә багышланган чара үткәрде. Анда мәктәп укучылары һәм социаль ярдәм күрсәтү карамагындагы балалар катнашты.
Чара Россия гимны белән башланып китте. Аннан соң балалар викторинада, рәсеме конкурсында катнашты.
Алга таба балаларны татлы ризыклар белән сыйладылар.