Россия көне алдыннан Теләче "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Теләче туган якны өйрәнү музеена балигъ булмаганнар өчен экскурсия оештырды.
Чараның максаты – балигъ булмаганнарда граждан-патриотик сыйфатларын формалаштыру, танып-белү ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен үстерү.