Сарман эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 29 мәктәп укучысы катнашты

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Кичә Сарман эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучыларын җәйге каникул вакытында эшкә урнаштыру өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.

Чарада 3 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: "АЛСУ" ҖЧҖ, "Җәлил " Агрофирмасы ҖЧҖ, "ӘЛМӘТ ИНЖЕНЕРЛЫК-ТӨЗЕЛЕШ КОМПАНИЯСЕ" ҖЧҖ.

Дәгъва кылучыларга агроном, тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы производствосы икътисадчы, вязальщик кебек 32 вакансия тәкъдим ителде.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 29 мәктәп укучысы катнашты. Барлык теләүчеләр дә эш бирүчеләр белән әңгәмәгә чакырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International