Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсим Абитов һәм әйдәп баручы инспектор Лилия Мостафина Бор балалар сәламәтләндерү лагеренә 14 яшьтән 17 яшькәчә укучыларга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәте күрсәтү өчен барды.
Балаларны һөнәрләр дөньясы, Буа шәһәре хезмәт базары, һөнәри белем бирү юнәлешләре белән таныштырдылар. Укучылар арасында тест язу да үткәрелде.
Балалар дәрес темасына кызыксыну күрсәтте, фикер алышуда актив катнашты, сораулар бирде.