Бүген, 21 июнь көнне, Казанның Яңа Савин районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада дүрт предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: "Нефтегазовое монтажное управление" ҖЧҖ, “Страхование жизни” ҖЧҖ, "Аланика" ҖЧҖ, "Ломбард финансист" ҖЧҖ.
Эш бирүчеләр персонал буенча менеджер, сатулар буенча менеджер, финанс консультанты, иминиятләштерү буенча белгеч, монтажчы, электромонтажник, электро-газосварщик, эретеп ябыштыручы кебек белгечлекләр буенча 21 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.
Мини-вакансияләр ярминкәсендә 92 кеше булды. Чара йомгаклары буенча эшкә урнаштыру өчен 10 юнәлеш бирелде.