Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләргә вакантлы эш урыннары турында белешмәләр җиткерү тәртибе турында хәбәр итте

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Узган җомгада Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл форматында чираттагы киңәшмә булып узды.

Чарада "Васильево пыяла заводы" АҖ, "Татарстан бөртекле технологияләре", "Таттехмедфарм"№65 Үзәк район даруханәсе, "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, "Кристалл-Холод" ҖЧҖ "Таткоммунпромкомплект" һәм башкалар катнашты.

Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International