Кукмара тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

29 июньдә Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен традицион район Сабан туе оештырылды.

Чара кунаклары арасында Кукмара районы прокуратура хезмәткәрләре дә булды. Бәйрәмдә район прокуроры Ришат Шакиров бәйрәм белән котлады, инвалид балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Барлык катнашучылар, физик мөмкинлекләре чикле балалар төрле уеннарда, спорт ярышларында катнашты, үз талантын күрсәтте.

Моннан тыш катнашучыларга иганәчеләр күпсанлы бүләкләр, тәм-томлар өләште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International