Татарстан Республикасы командасы бочча буенча Россия Кубогының башлангыч этабында катнашты. Ярышларда барлыгы 17 төбәкләрдән 70 инваспортсмен катнашты. Чара Севастопольдә 20-25 июнь көннәрендә узды.
Бочча - паралимпия спорт төре, анда церебраль параличы белән авырган спортчылар катнаша.
Зачет ярышларында Татарстан Республикасының җыелма командасы җиңү яулады (Рамил Шәрәфетдинов – Арча шәһәре, Фәнис Сөләйманов –Балтач, Руслан Подковкин – Казан, Анатолий Роспаренко – Яр Чаллы шәһәре), икенче урынны Севастополь шәһәре, өченчене Волгоград өлкәсе коллектив отты.
Шәхси зачетта ВС1 категориясендә призлы урыннарны татарстанлылар яулады: 1 урын - Наталья Кулагин, Руслан Подковкин -2 урын, Алмаз Сөләйманов - 3 урын. ВС5 категориясендә Илья Карпов 1 урынны алды.