Түбән Кама "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Анжелика Пушкова белән белән аппликация техникасы белән мавыга.
Аппликация мультфильм яки конструкторга охшаган, шуңа күрә ул балаларга ошый. Башта балалар кәгазьдән формалар кисә. Бу юлы тәрбияләнүче балалар торцевание техникасы белән танышты.
"Торцевание техникасы – кәгазь кул эшенең бер төре. Бу ысул тәрбияләнүчеләрне иҗади яктан үстерүдә булыша. Ул шулкадәр гади, балалар аны бер дәрес эчендә үзләштерә", – дип сөйли тәрбиячеләр.