Балтач районында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында иң яхшы шахмат уенчылары ачыклаган

2017 елның 22 августы, сишәмбе

 Гадәттәгечә елда физкультурачылар көне уңаеннан "Фикердәш" клубында йөруче мөмкинлекләре чикле спортчыларыбыз өчен шашка ярышлары уза. Елдан ел шашка уйнап остарган спортчыларга, очрашкан саен уз тәжрибәләрен югары курсәтә белуләренәдә сокланып карарлык. Быел тагында узенчәлекле матур утте бу ярыш. 21 августта "Факел" яшусмерләр клубында зурлар һәм балалар арасында шашка ярышы гөрләде. Бирегә Арча районының Яңа Кенәр балалар иҗат йортының Ашытбаш урта мәктәбендәге танылган шашка-шахмат тренеры, баш хөкемдары Сөләйман Галиуллин һәм Ашытбаш мәктәбе укучысы (мөмкинлеге чикләнгән) Хәния Хабибуллина кунак булып килделәр.

Ярыш башланганчы иң әлек спортчыларны уткән бәйрәмнәре белән котлап тренерыбыз Фагыйль абый Гайнетдинов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, "Наз" узәге җитәкчесе Гөлнара Ахмадиева иң изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан соң спортчыларны шашка тактасына билгеләп утырткан уйнаучыларга уңышлар теләп ,  Сөләйман Галимуллин, һәркемнен ниндидер дулкынлау хисен юкка чыгарып көч остәгәндәй ярышны башлап жибәрде. Һәм бер мизгелдә ярыш җанланып китте. Шашка тактасына житди игьтибар биреп, ахыргача тыныч кына уйнауларын дәвам итте спортчылар.

Берничә сәгать эчендә узган шашка ярышы уңышлар белән тәмамланды. Елда зурлар арасында узган Халыкара-100 дип аталган шашка ярышы быел 6 нчы мәртәбә утсә. Ә быел беренче тапкыр рус шашкасында балалар уйнады. Балаларда бик куанып бу ярышны кабул иттеләр. Иң куңелле вакыт ул ярыш ахырыдыр. Чөнки һәркемнен чын куңелдән тырышып уйнаганының нәтиҗәсе билгеле була. Менә җиңучеләр. Зурлардан, ир-егетләр арасында 1 нче ур Галимуллин Фәнис (Кариле). 2 нче ур. Сәляхеддинов Марс (Куныр). 3 ур.Исмагыйлов Рафис(Янгул).Хатын-кызлар арасында 1 ур.Аскаров Рима (Кариле) 2 ур Александрова Ева (Балтач), 3 ур.Газизуллина Айгол (Балтач). Балалар арасында яшь укучыларыбыз кызлардан 1 ур Хәния Хәбибуллина (Арча), 2 ур Галиева Рузия (Кариле). Малайлар арасында 1 ур.Гайнетдинов Илсаф (Балтач), 2 ур. Хәйруллин Рамазан (Балтач), 3 ур. Хабибуллин Данил. Җиңучеләр истәлекле буләкләр һәм Грамота медальләр белән буләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International