"Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләренең янгын частенә сәяхәт

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без балаларны бәла-казадан саклап кала алабыз. Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында янгын сундерүче үзе сөйләгәндә, балалар бөтенләй башкача кабул итә, шуның өчен дә тәрбияләнүчеләргә мондый сәяхәтләр оештырыла.

Янгын частенә сәяхәтнең төп максаты – Янгын сундерүче профессиясенә хөрмәт уяту. Вакыт узу белән, янгын куркынычсызлыгы турындагы белемнәр онытылса да, янгын сүндерүчеләргә карата ышаныч һәм 01 телефон номеры балаларның хәтерендә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International