Исхаков Валей Исхак улы

ИСХАКОВ ВАЛЕЙ ИСХАКОВИЧ

1920 елның 25 сентябре–1921 елның 29 июне – ТАССРның социаль тәэмин итү халык комиссары

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы барлыкка килгәч, Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары советының 1920 елның 27 маендагы декреты белән ТАССР Социаль тәэмин итү халык комиссариаты оештырыла. Ул гражданнар һәм империалистик сугыш инвалидларына, Кызыл гвардиячеләргә һәм Кызыл партизаннарга хезмәт күрсәтү, үзара ярдәм крестьян комитетлары эшен оештыру һәм җитәкчелек итү өчен билгеләнгән була.

Беренче халык комиссары итеп Валей Исхакович Исхаков раслана (1889–1949 еллар). Ул Арча районының Түбән Мәтәскә авылында туып-үсә, кече яшьтән бай кешеләргә эшли, әмма белемгә тартыла, мөстәкыйль белем алу белән җитди шөгыльләнә. Комиссар итеп билгеләнгәнче Арча кантоны башкарма комитеты рәисе булып эшли. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе була инде – Казан хәрби гарнизоны әгъзасы буларак, 1919-20 елларда ул шәһәр социаль тәэмин итү бүлегенең җаваплы инструкторы була. Халык комиссары яңа учреждениеләргә кадрлар сайлый башлый.

1921 елда Идел буе моңарчы күрелмәгән корылык аркасында ачлык кичерә. Бу шартларда кешеләрне ач үлемнән саклап калу бурычы куела. Ярдәм күбесенчә натураль рәвештә – азык-төлек, кием-салым, аяк киеме һәм хуҗалык кирәк-яраклары белән күрсәтелгән. Социаль тәэмин итү халык комиссариаты алып барган ачлыкка каршы көрәш турында архив мәгълүматларын дулкынланмыйча укып булмый. Исхаков җитәкчелегендә аның хезмәткәрләре тәүлек буе эшли.

Казанда кантоннардан килгән ач крестьяннар өчен тулай тораклар, өч йөз илле кешегә каралган кабул итү җире оештырыла, тулы бер туклану пунктлары челтәре эшли. Балаларга ризык тарату буенча табиб-туклану поездлары оештырыла.

1920–1922 еллар Казанда да, урыннарда да Социаль тәэмин итү халык комиссариаты оешу чоры була. Сугыш инвалидларын һәм хезмәт ияләрен, аларның гаиләләрен социаль тәэмин итүне оештыруга, табигый бәла-казалардан зыян күргәннәргә, Кызыл Армиячеләр гаиләләренә ярдәм итүгә төп басым ясала. Хәерчелек, фахишәлек һәм сукбайлыкның төрле төрләре белән көрәшәләр, балигъ булмаганнар өстеннән опека билгеләнә. Яшәү чыганаклары булмаганнар өчен инвалидлар йортлары һәм картлык йортлары, балалар йортлары булдырыла, алар каршында остаханәләр оештырыла, кешеләрне һөнәрләргә өйрәтәләр. Казанда мондый йортларда 1300 кеше эшләгән һәм укыган була. Пенсионерларны инвалидлар йортларына һәм хезмәт колонияләренә урнаштырганнар, куллану предметлары белән тәэмин иткәннәр.

Вәли Исхаковның киләчәк язмышы фаҗигале була: 1929 елда, ТАССР Дәүләт планы рәисе урынбасары буларак, ул репрессиягә эләгә – биш елга лагерьга хөкем ителә. Ул 1949 елда вафат була. Вәли Исхаковны 1969 елда аклыйлар.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International