Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлеге максаты һәм предметы

Республика матди ярдәм үзәге Дәүләт казна учреждениесе Устав нигезендә гражданнарны акчалата ярдәм, компенсация, субсидияләр һәм башка гамәлдәге закон күздә тоткан социаль түләүләр белән тәэмин итә.

 

Куелган максатларга ирешү өчен РМЯҮ түбәндәге эшчәнлек төрен гамәлгә ашыра: билгеләнгән тәртиптә алдагы социаль ярдәм чаралары:

- торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия-ташламалар;

- телефон, радио, коллектив антенна өчен субсидияләр;

- айлык түләүләр;

- телефон урнаштыруга бәйле чыгымнарны кайтару белән аерым категория гражданнарны тәэмин итә.

Ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга пособие һәм стипендия билгели һәм түли.

Торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр билгели һәм түли.

Балалары булган гражданнарга пособиеләр билгели һәм түли.

Аерым категория гражданнарга бердәм электрон социаль йөрү билеты рәсмиләштерә һәм тапшыра.

Социаль стипендия алу өчен белешмә бирә.

"Россиянең мактаулы доноры" яки "СССРның мактаулы доноры" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга еллык акчалата түләү билгели.

Башкалар тарафыннан даими карауга мохтаҗ булган инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләүләр билгели һәм түли.

Яшь табибларга социаль ярдәм чаралары билгели.

Социаль ярдәм чаралары алучылар банкын туплый һәм аны алып бара.

Халыкка гамәлдәге законнарда билгеләнгән пособие, компенсация, субсидияләрне исәпләү буенча консультатив хезмәтләр күрсәтә.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында РМЯҮ бүлеге белгечләрен укытуны оештыра.

Россия Федерациясендә "Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" Федераль закон нигезендә гражданнар сроауларына билгеләнгән срокларда җавап бирә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белән компетенциясе кысаларында даими хезмәттәшлек итә.

Соңгы яңарту: 2024 елның 7 мае, 17:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International