Министрлык турында

Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгын оештыру турында” 2007 ел, 14 июнь, ПУ-306 нчы Указы

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының эш нәтиҗәлелеген күтәрү һәм структурасын оптимальләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы нигезендә, “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 9, 11, 15, 22, 32, 33 һәм 42 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдимен исәпкә алып, карар бирәм:
1. Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгын һәм Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгын аларны кушу юлы белән үзгәртеп оештырырга һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгын оештырырга.
2. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгының бурычларына, функцияләренә, вәкаләтләренә һәм эшчәнлекләренең башка мәсьәләләренә карата, төзелгән килешүләрдән һәм шартнамәләрдән килеп чыга торган йөкләмәләре буенча аларның хокукый дәвамчысы булып тора, дип билгеләргә, шулай ук 2007 елның 1 гыйнварыннан федераль законнар нигезендә халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлкәсендә Россия Федерациясе вәкаләтләрен тормышка ашыра, дип билгеләргә.
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына:
законнарда билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгын һәм Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгын аларны кушу юлы белән үзгәртеп оештыруга бәйле чаралар комплексын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, шул исәптән:
үзгәртеп оештырылучы Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгының эшләрен һәм мөлкәтен билгеләнгән тәртиптә тапшыру буенча эшләр башкару өчен комиссия төзергә;
тапшыру актын расларга;
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының структурасын, халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык өлкәсендәге тапшырылган федераль вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы белән килештерелгән структурасын һәм санын саклаган хәлдә, раслауга кертергә;
бер ай вакыт эчендә “2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законы белән каралган акчалар чикләрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үзәк аппараты һәм территориаль органнары хезмәткәрләренең иң чик санын һәм айлык хезмәткә түләү фондын билгеләргә;
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы турында нигезләмә эшләргә һәм расларга;
әлеге Указ нигезендә үзгәртеп оештыру чаралары сәбәпле азат ителүче дәүләт граждан хезмәткәрләренә һәм башка хезмәткәрләргә гарантияләр һәм компенсацияләр бирүне законнар нигезендә тәэмин итәргә;
үзенең элек чыгарылган норматив хокукый актларын әлеге Указга туры китерергә, шулай ук аны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән башка карарлар кабул итәргә.
4. Әлеге Указ үз көченә кергән көнгә Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгына буйсынган республика учреждениеләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына буйсынып үз эшчәнлеген дәвам итә, дип билгеләргә. Аларны финанслау Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарлары кабул ителгәнгә кадәр элек билгеләнгән тәртиптә тормышка ашырыла.
5. Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе Татарстан Республикасы Президенты норматив хокукый актларына әлеге Указдан килеп чыга торган үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш.
6. “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасы турында” 2005 ел, 28 апрель, ПУ-147 нче Татарстан Республикасы Президенты Указына “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасы” кушымтасына (2005 ел, 25 июль, ПУ-299 нче, 2005 ел, 2 ноябрь, ПУ-410 нче, 2006 ел, 23 октябрь, ПУ-432 нче, 2006 ел, 28 ноябрь, ПУ-505 нче һәм 2006 ел, 22 декабрь, ПУ-581 нче Татарстан Республикасы Президенты указлары нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән), II бүлектән “Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы”, “Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгы” абзацларын төшереп калдырып һәм II бүлекне “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы” абзацы белән тулыландырып, үзгәрешләр кертергә.
7. “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте составына керүче урындагы затлар исемлеге турында” 2005 ел, 28 апрель, ПУ-148 нче Татарстан Республикасы Президенты Указына “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте составына керүче урындагы затлар исемлеге” кушымтасына (2006 ел, 22 декабрь, ПУ-581 нче Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән), “Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы”, “Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгы” абзацларын төшереп калдырып һәм “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы” абзацы белән тулыландырып, үзгәрешләр кертергә.
8. Указ кул куелган көннән үз көченә керә.

Татарстан Республикасы Президенты
М.Ш.ШӘЙМИЕВ.
Казан, Кремль.
2007 ел, 14 июнь.
№ ПУ-306.

Соңгы яңарту: 2023 елның 25 апреле, 14:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International