9 сентябрьдә рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы билгеләп үтелде.
Әлеге күркәм дата уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютына 45 нче номерлы яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре килде.
Балаларга бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында бәян иттеләр. Лев Толстойның балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре укылды. Шулай ук, "Филиппок" дигән мультфильм да күрсәтелде.