30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бүген Казанда сәяси репрессияләр барышында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган матәм митинглары узды.
Искә алу чаралары Архангельск зиратында һәм Ленин бакчасында узды. Матәм митингларында Татарстан Республикасы пенсионерлары һәм инвалидларының-сәяси репрессияләр корбаннарының төбәк иҗтимагый гуманитар оешмасы вәкилләре дә катнашты.