Татарстан - хезмәт мигрантларын оешкан төстә җыю буенча сынау проектын апробацияләү территориясе

2019 елның 1 ноябре, җомга

29-31 октябрь көннәрендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Хезмәт миграциясе өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба ныгыту максатыннан Үзбәкстанга эшлекле сәфәр кылды. Делегация төркеменә шулай ук министр урынбасары Клара Таҗетдинова да керде.

 Э.Зарипова Үзбәкстан Республикасы мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре министрлыгындагы хезмәттәшләренә Татарстан ведомствосы эшчәнлеге, эш юнәлешләре һәм Министрлыкның якын киләчәккә максатлары турында сөйләде.

Шулай ук хезмәттәшлекне җайга салу максатларында Татарстан делегациясе Үзбәкстанда эшләүче шәхси мәшгульлек агентлыклары вәкилләре белән очрашты.

Мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре министры Нозим Хөсәнов белән очрашу барышында һәр ике як Татарстан Республикасы территориясендә вакытлы хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен Үзбәкстан гражданнарын җәлеп итү һәм җибәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан һәм Татарстан министрлыклары арасында хезмәттәшлек, Үзбәкстанда Татарстанга китәр алдыннан белгечләр әзерләүче уку үзәге ачу, шулай ук "юл картасы"н эшләү турында килешүгә ирешелде.

Фото: Үзбәкстан Республикасы мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International