Бүген Татарстан башкаласында сәяси репрессия корбаннарын искә алу музеен ачу тантанасы булып узды. Ул Казан шәһәре Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 71нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында урнашкан.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы пенсионерлары һәм инвалидларының – сәяси репрессияләр корбаннарының төбәк иҗтимагый гуманитар оешмасы вәкилләре катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музейны оештыру эше оешма рәисенең инициативасы һәм турыдан-туры катнашуы белән башкарылды. Әминә Гәрәй кызы Җәләлеева 15 елдан артык оешманың Яңа Савин районы буенча җирле бүлекчәсе активисты булып эшли, ә 2017 елның декабреннән төбәк иҗтимагый оешмасын җитәкли.