Эльмира Зарипова алимент сораулары буенча гражданнар кабул итте

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген бөтен республика буенча балигъ булмаган балаларга ата-аналар тарафыннан алимент түләнмәгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән бердәм кабул итү көне оештырылды. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алимент мәсьәләре буенча буенча гражданнарны кабул иттте.

Билгеләп үтәргә кирәк, мондый тематик очрашулар республикада һәр айның беренче сишәмбесендә уздырыла. Алимент түләттерү буенча үзара хезмәттәшлек кысаларында 2018 елның сентябреннән Министрлыкта 112 граждан кабул ителде.

Тематик чараларда элеккеге ирләреннән бала тәрбияләү өчен алимент түләттерү мәсьәләләре буенча сораулары булган хатын-кызларның мөрәҗәгатьләре каралды. Шулай ук килеп туган сорауларны хәл итү юллары турында фикер алышынды, гражданнарга җентекле аңлатмалар бирелде, судка дәгъва гаризаларын төзүдә ярдәм күрсәтелде.

Моннан тыш, гражданнарны кабул итү барышында социаль юнәлештәге башка мәсьәләләр дә хәл ителә.

Башка министрлык һәм ведомстволарның кабул итү көннәрендә катнашуы мөрәҗәгать иткән гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү, кредитлар буенча бәхәсләр, балигъ булмаган балалар һәм аларны тәрбияләүдән баш тарткан ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International