Премьер-министр Алексей Песошин һөнәри бәйрәм уңаеннан социаль хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итте

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Казанның Идел буе районындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлеге мактаулы кунакларны кабул итте. Социаль хезмәткәр көне уңаеннан учреждениедә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина булып кайттылар.

Алексей Песошинга 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр түләүне рәсмиләштерү эше, яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Видео-конференц-элемтә режимында чарага үзизоляция режимында эшләүче стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре дә кушылды. Премьер-министр тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, бүген, коронавирус пандемиясе вакытында, социаль хезмәткәрләр, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән беррәттән, халыкның иң ярдәмгә мохтаҗ категорияләренә булышалар. «Бу бик катлаулы, фидакарь һәм кешеләргә риясыз хезмәт итү. Эштәге кыенлыкларга карамастан, кешегә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыру өчен көч табуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезгә хезмәтегездә уңышлар, оптимизм, сәламәтлек телим!», – дип мөрәҗәгать итте социаль хезмәткәрләргә Алексей Песошин.

Фото чыганагы: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International