Министр Эльмира Зарипова Алабугага эш визиты белән килде

2020 елның 7 августы, җомга

6 августта Алабуга районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

Алабуга муниципаль районы Советы бинасында ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте. Татарстанлыларны эшкә урнашу, социаль ярдәм чаралары, шулай ук пандемия чорында декреттагы хатын-кызларның уку узуы тәртибе кызыксындырды.

Эльмира Зарипова шулай ук район җитәкчесе Рөстәм Нуриев белән бергә Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә – картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта һәм психоневрология интернатында булдылар. Учреждениеләрдә республика ведомствосы башлыгы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләүнең инновацион методлары һәм технологияләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International