Чистайда «Фәрештәләргә шатлык бүләк итәбез» тернәкләндерү үзәгенең филиалы ачылды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Чистай шәһәрендә «Фәрештәләргә шатлык бүләк итәбез» югары сәламәтлек ихтыяҗлары булган кешеләр өчен автоном коммерцияле булмаган оешмасының филиалы ачылды. Учреждениедә республиканың Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск һәм Спас районнарыннан инвалид балалар тернәкләнү уза алачак.

Филиалны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты.

Үзәктә бер курс дәвамында 72 кеше тернәкләнү уза алачак, курс 21 көнгә исәпләнгән. Баланы индивидуаль реабилитацияләү программасына карап, аның расписаниесе төзеләчәк. Кирәк булган очракта курс 45 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин.

Ел саен, елына 800 дән артык баланы колачлап, 12 комплекслы тернәкләндерү программасы үткәрү планлаштырыла.

«ДАР» («Дарим ангелам радость») коммерцияле булмаган автоном оешмасының тернәкләндерү үзәкләре челтәре Татарстанда 2019 елдан бирле эшли. Ике үзәк Казанда, берешәр Түбән Кама һәм Лениногорскида уңышлы эшләп килә.

Реабилитация курсы узу өчен республика халкына яшәү урыны буенча социаль яклау учреждениеләренә яки турыдан-туры «ДАР» («Дарим ангелам радость») тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм бушлай социаль-тернәкләндерү хезмәтләре алу өчен гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International