Министрлык шәхси медицина оешмаларын пилот проектында катнашырга чакыра

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 27 декабрендәге «Россия Федерациясе субъектларында Россия Федерациясе гражданнары булган65 яшь һәм аннан өлкәнрәк затларга, шул исәптән авыл җирендә яшәүчеләргә, медицина-социаль хезмәтләр күрсәтүгә шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру турында» 1915 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең территориаль органы белән берлектә, 2021 елның 22 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр пилот проектында катнашу өчен шәхси медицина оешмаларын конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә.

Проектта катнашу өчен, шәхси медицина оешмаларына беркетелгән конверт эчендә гариза җибәрергә кирәк («65 яшь һәм аннан да өлкәнрәк затларга медик-социаль патронаж күрсәтүгә шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү буенча сынау проектын гамәлгә ашыруга конкурс сайлап алуында катнашу өчен гариза» дигән тамга белән).

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420044, Казан ш., Волгоград ур., 47 йорт, 510, 508 каб.

Тулырак мәгълүмат Министрлык сайтында урнаштырылган >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International