«Өмет» үзәгенең Карау мәктәбендә социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы дәрес уздырдылар

2021 елның 26 феврале, җомга

Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы төркемле дәрес узды.

Дәрес барышында үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаучы кешене карауның төп принциплары яктыртылды, аны ашату процедурасы аңлатылды. Шулай ук социаль хезмәткәрләргә өзлегүләрне профилактикалауның төп принциплары һәм алгоритмнары, авыруны урын өстендә күчерү күрсәтелде.

Уку барышында социаль хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шул рәвешле урын өстендәге авыруларны карау буенча үзләренең һөнәри дәрәҗәсен арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International