Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасын актив һәм уңышлы кулланалар.
Программа «Здравушка»да, беренче чиратта, менталь тайпылышлары булган 2-7 яшьлек балалар белән эшләгәндә кулланыла. Балаларда уен формасында физик һәм менталь күнекмәләр үстерәләр.
«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» программасын гамәлгә ашыру турында тулырак «Татар-информ» материалында укырга мөмкин >>.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәчәк.
Фото чыганагы: «Татар-информ» МА