Бөтенхалык бәйрәме – Җиңү көне якынлаша. Бәйрәм алдыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күп кенә тематик чаралар һәм акцияләр үткәрәләр.
«Җиңү тәрәзәләре» акциясе Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт һәм хөрмәт белдерү формаларының берсе булып тора. Интернат-йорт анда инде берничә ел катнаша. Социаль хезмәт алучылар үзләренең тәрәзәләрен матур композицияләр, Җиңү һәм тынычлык символлары белән бизиләр.