«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен спорт бәйрәме узды

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә саф һавада спорт бәйрәме узган. Аны Махсус Олимпиаданың хәрәкәт активлыгы (МАТР) күнегүләре программасы буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында үткәрделәр.

Ике командага бүленеп, балалар эстафетада катнаштылар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Уенчыларга азартны спорт мәйданчыгында катнашучы җанатарлар бирде. Кыюлыклары һәм җиңүгә омтылышлары өчен ике команда да призлар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.

Оештыручылар фикеренчә, мондый спорт бәйрәмнәрен уздыру – балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт формалаштыру, характерны чыныктыру, балалар организмын үстерү һәм ныгыту, физик культура һәм спорт белән кызыксыну уяту өчен менә дигән мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International