Җәйге каникуллар алдыннан ата-аналарга һәм балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

25 май көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече 6 нчы социаль участокка бару оештырды. Күчмә эш барышында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләргә консультация бирелде.

Җәйге каникуллар алдыннан район халкына урамда, сулыкларда, урманда, массакүләм ял итү урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр. Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. Нәкъ менә гаиләдән баланың иҗтимагый нормаларны һәм мәдәни кыйммәтләрне үзләштерү процессы башлана, шуңа күрә ата-аналарның бурычы – балалар белән даими рәвештә профилактик әңгәмәләр алып бару һәм үз үрнәгең белән куркынычсыз тәртип модельләрен күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International