Буа интернат-йортында «Буыннар бәйләнеше» дигән хәйрия концерты узды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2 нче лицей укучыларының хәйрия концерты узды.

Интернат-йортта яшәүчеләр беренче тапкыр гына лицеистлар белән очрашмыйлар, шуңа күрә алар яшь артистларны җылы сәламләделәр. Концерт программасына дәртле һәм популяр җырлар, аккордеонда музыка, төрле уеннар, биюләр кертелгән иде. Иҗади номерлар өлкән буын кешеләренең күңеленә хуш килде.

Интернат-йорты администрациясе һәм биредә яшәүчеләр лицей укучыларына концерт өчен, ә педагогларга яшьләргә игелекле башлангычларда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Чараның максаты – интернат-йортта яшәүчеләрнең психоэмоциональ халәтен яхшырту, бәйрәм атмосферасы тудыру, шулай ук буыннар арасындагы элемтәләрне үстерү һәм ныгыту иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International