Министр Эльмира Зарипова «Солнечный» тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр белән аралашты

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә эш визиты булып узды.

Министр медицина һәм социаль тернәкләндерү кабинетларын карады. Эльмира Зарипова коллектив белән очрашты, тернәкләндерү үзәге белгечләре белән учреждениенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алышты. Шулай ук ведомство башлыгы тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр белән аралашты, алар биредә күрсәтелә торган хезмәтләрне югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International