Рейдлар гаиләләрдә иминсезлек очракларын ачыкларга һәм вакытында ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә

2022 елның 1 июле, җомга

Баулы районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм күп балалы гаиләләр буенча профилактик рейдлар дәвам итә. Күчмә чараларны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үткәрә.

Рейдларның төп максаты – гаиләләрдә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне кисәтү.

Чираттагы чаралар барышында социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаиләләр белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм «Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «Куркынычсыз җәй», «Игътибар: юлда балалар» буклетлары тапшырдылар.

Гаиләләрдә булганда белгечләр азык-төлек, балаларда сезонлы кием-салым булу, автоном янгын белдерүчеләрнең хәленә, ата-аналарның исерек булмавына аеруча игътибар иттеләр. Ата-аналар белән гаилә әгъзаларының балаларга карата җаваплы мөнәсәбәте турында аңлату эшләре алып барылды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, белгечләр социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча профилактик рейдларны ел дәвамында үткәрәләр. Чаралар гаилә иминлегенең сәбәпләрен ачыклап кына калмыйча, үз вакытында ярдәм күрсәтергә дә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International