Казанда «Демография» илкүләм проекты буенча укулар башланды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Казанда быел беренче уку төркеме «Демография» илкүләм проекты кысаларында укуга кереште. Укулар «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты операторларының берсе булган Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе филиалы базасында уза. 2023 елда уку йорты 400 татарстанлыны укытачак, алар киләчәктә дизайнер, бухгалтер, логист, мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгечләр булачак.

8 Март алдыннан укуга хатын-кызлар төркеме кереште. Яңа программаларны өйрәнүгә керешкән әниләрне сәламләргә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

«Уку файдалы һәм кызыклы булыр дип уйлыйм. Яңа һөнәри компетенцияләр сезгә хезмәт базарында актив катнашырга, ана булуны һәм гаиләнең матди хәлен арттыруны бергә алып барырга ярдәм итәчәк», – диде ул.

Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 2022 елда илкүләм проект буенча 9 меңнән артык татарстанлы укыган, аларның 92% укуын тәмамлаганнан соң эшкә урнашкан. Быел 6,6 мең кешегә квота бирелгән. Гариза биреп, эшсезләр ике яклы яки өч яклы килешү төзиләр. Беренче очракта эшсез гражданин, уку тәмамланганнан соң, шәхси эшмәкәрләр яки үзмәшгуль буларак теркәлергә бурычлы. Икенче очракта килешү гражданин, уку йорты һәм эш бирүче арасында төзелә, бу эшсезләрнең эшкә урнашуын гарантияли.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында укыту беренче чиратта хезмәт базарында кыенлыклар кичерүчеләргә кагыла: пенсия алды яшендәге кешеләр, декрет ялында булган әниләр, эшсез гражданнар. 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен курслар аерым юнәлеш булып тора. Илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла торган укыту программалары яшьләргә хезмәт базарында кирәкле компетенцияләр бирүгә юнәлдерелгән. Барлык программалар да эш бирүчеләр гаризалары нигезендә формалаша. Баштан теләге булган һәркем «Россиядә эш» порталында гариза бирә, аннары өч көн эчендә ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче әзерлек уза», – дип хәбәр итте министр.

Бүгенге көндә 189 татарстанлы гариза биргән һәм укый башлаган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International