Алексей Песошин һәм Эльмира Зарипова Казанда көндезге тору бүлеген карадылар

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә булды. Аны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озатып йөрде.

Премьер-министр социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасын карады, социаль-тернәкләндерү эшен оештыру белән танышты. Алексей Песошинга өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын гамәлгә ашыруда катнашкан республика социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эшен күрсәттеләр, психик тайпылышлары булган кешеләрне комплекслы озата бару концепциясе белән таныштырдылар.

Казан шәһәренең ХСХКҮ базасындагы ике катлы бина 60 урынга исәпләнгән, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү һәм йөрү өчен үз әйләндереп алынган төзекләндерелгән территориясе бар. Көндезге тору бүле ике сменада эшли һәм 60 кешегә исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International