Татарстанның Хезмәт министрлыгы Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар йөк җибәрде

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм җыю оештырды. Бүген сатып алынган шәхси гигиена әйберләре белән гуманитар йөк Луганск Халык Республикасы Хезмәт һәм социаль сәясәт министрлыгының Бердәм түләүләр үзәгенә җибәрелде. Анда ул күпбалалы һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, ялгыз гражданнар һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр арасында бүленәчәк.

Шулай ук йөк составында Лисичанск һәм Рубежное хакимиятләренең хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәләре өчен компьютер техникасы комплектлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International