27 мартта «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе программасы буенча күчмә дәрес үткәрделәр.
Чараның төп максаты – хезмәткәрләрне олы яшьтәге кешене карауны дөрес һәм нәтиҗәле оештырырга өйрәтү. Ел башыннан комплекслы үзәк белгечләре тарафыннан 34 кеше укытылган. Дәресләр программасында теоретик нигезләрне өйрәнү һәм гомуми карау күнекмәләрен практик үзләштерү, катлаулануларны профилактикалау, тәрбияләнүчеләрне үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ысулларына өйрәтү, гигиена, туклану һәм тукландыру кагыйдәләрен, беренче табибка кадәр ярдәм итү алымнарын өйрәнү.