Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең иҗади остаханәсендә борынгы технология буенча мамык уенчыклар ясау буенча мастер-класс узды. Чараны социаль адаптация буенча белгеч үткәрде.
Мондый мамык уенчыклар кайчандыр Советлар Союзында йортларны бизәгәннәр. Эш, беренче карашка, гади кебек тоела – клей, мамык һәм крахмал гына кирәк. Әмма бик күп нечкәлекләр һәм катлаулыклар бар. Бу хакта белгеч мастер-класста катнашучыларга сөйләде.
Социаль хезмәт алучылар бу катлаулы, ләкин мавыктыргыч уенчык ясау техникасын үзләштерделәр. Моннан тыш, бу чара аларны балачак хатирәләренә чумдырды.