Казандагы көндезге тору бүлеге белгечләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге базасында 15 апрельдә «Менталь тайпылышлары булган кешеләрдә социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен формалаштыру практикасы» стажировка мәйданчыгы эше кысаларында практикага юнәлдерелгән очрашу узды.

Тәҗрибә уртаклашу барышында Тукай, Яшел Үзән, Питрәч, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Апас районнарының комплекслы үзәкләренең, шулай ук Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең 11 белгеченә «Социаль тормыш нигезләре» программасының теоретик һәм оештыру нигезләре тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларга уку-күнекмә фатирында, «Кибет» өйрәнү кабинетында, хезмәт һәм иҗат остаханәләрендә социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен формалаштыру буенча дәресләрнең ничек узуын күрсәттеләр.

Барлык катнашучылар менталь тайпылышлары булган кешеләр белән эшләү алымнары һәм практикалары белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

Ахырда тыңлаучыларга стажировка мәйданчыгы эшендә катнашу турында сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International