Чиксез талантлар фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

VII Ачык республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» гражданлык активлыгын үстерүгә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыгы булган талантлы яшьләргә, инклюзив яшьләр коллективларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Фестивальдә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр, шулай ук составында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яки инвалидлыгы булган катнашучылар булган инклюзив спорт һәм иҗат коллективлары катнаша ала.

Фестиваль берничә номинация буенча үткәрелә. Быел чара Россиядә Гаилә елына багышланган, шуңа күрә махсус номинацияләр кертелгән:

- «Иҗади гаилә»,

- «Спорт гаиләсе»,

- «Гаилә инклюзив волонтерлыгы».

Фестивальдә катнашу өчен

- фестиваль битендә теркәлергә: vk.com/talantfestrt;

- электрон формада гариза тутырырга;

- портфолио әзерләргә кирәк (конкурс турында нигезләмәне карагыз).

Гаризалар 2024 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр кабул ителә.

Элемтә өчен: Резеда Гәрәевна Абдуллина, тел.: 8 (917) 273 51 57, marschruty.dobra@yandex.ru, rezeda.abdullina16@gmail.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International