Гаилә елында Татарстанның тернәкләндерү үзәкләрендә ачык ата-аналар көннәре дәвам итә

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

23 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында чираттагы ачык гаилә / ата-ана көннәре узды.

Мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт өлкәләре вәкилләре инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарга ташламалы категориядәге пациентларны бушлай дарулар һәм туклану белән тәэмин итү, инвалид балалар өчен ял оештыру, мәдәният объектларының үтемлелеге, укытуны оештыру һәм Татарстан Республикасында адаптив спортны үстерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Белгечләр ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин катнашты. Ул инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социализацияләүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләде.

Ата-аналар әйтүенчә, мондый очрашулар мөһим һәм кирәк.

Киләсе чаралар 28 майга планлаштырылган. Чараларда катнашу өчен, телефон яки электрон почта аша алдан язылырга кирәк. Элемтә өчен мәгълүмат учреждениеләрнең рәсми сайтларында бар:

- Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге – https://mtsz.tatarstan.ru/gbu-respublikanskiy-tsentr-sotsialnoy-reabilitatsi.htm;

- мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/reabil_children.htm;

- инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/vzrosl/invalidy.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International