Биектау районында «Апрельнең зәңгәр тасмасы» акциясе узды

2024 елның 26 апреле, җомга

Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Апрельнең зәңгәр тасмасы» акциясен үткәрде. Ул балаларга карата көч куллануны булдырмауга юнәлдерелгән. Акциядә балигъ булмаганнар, ата-аналар, үзәк хезмәткәрләре, шулай ук Биектау районында яшәүчеләр катнашты.

Зәңгәр тасма балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә белән көрәш символына әверелде, чөнки зәңгәр төс баланың тәнендә җәрәхәтләр һәм кыйнау эзләрен символлаштыра. Кулына яки киеменә зәңгәр тасма бәйләп, кеше һәркемгә балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә рөхсәт ителмәвен күрсәтә.

Бу акция барышында балигъ булмаганнар белән дәресләр, ата-аналар белән лекцияләр уздырылды. Шулай ук комплекслы үзәктә мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтүгә юнәлдерелгән мәгълүмат буклетлары эшләнде һәм таратылды.

Акция белән өлкәннәргә һәр баланың сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәткә мохтаҗ булуын, яратуга һәм игътибарга лаек булуын искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International