Халыкара инвалидлар көне алдыннан матбугат туры
30.11.2023

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

30 ноябрь

Үткәрү урыны:

 

13:00 – Казан ш., Кәрим Тинчурин урамы, 3б

14:15 – Казан ш., Әгерҗе ур., 78

Чараның исеме:

Халыкара инвалидлар көне алдыннан матбугат туры

 

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә һәм «БлагоДарю» Социаль адаптация үзәгенә менталь тайпылышлары булган инвалидлар өчен озата барулы яшәүне оештыру өчен тапшырылган фатирга матбугат туры оештыра.

Көндезге тору бүлекләре (төркемнәре)

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлекләре (төркемнәре) Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 2020 елдан, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачыла башлады. Аларда социаль хезмәтләр өлкән яшьтәге гражданнарга, интеллект бозылулары, аутизм спектры тайпылышлары булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга, 14 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк интеллект бозылулары, аутизм спектры тайпылышлары булган инвалид балаларга күрсәтелә.

Бүлекләр (төркемнәр) эшчәнлеге менталь тайпылышлы кешеләрне социализацияләүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне җиңүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук инвалидларның ата-аналарының да үзләренә багышлый аларлык буш вакытлары туа.

Хәзерге вакытта Татарстанда 48 көндезге тору бүлеге (төркеме) эшли. 2023 елның 1 ноябренә аларда 1 058 кешегә хезмәт күрсәтелгән.

Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге

2022 елның октябрендә капиталь ремонттан соң Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тору бүлеге ачылды. Бинада инвалидлар һәм инвалид балалар белән дәресләр үткәрү өчен кабинетлар каралган:

- «Иҗади остаханә» төркемле дәресләр кабинеты;

- сенсор бүлмәсе;

- компьютер сыйныфы;

- инвалидларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү өчен социаль-көнкүреш адаптация бүлмәсе (торак бүлмә моделе);

- «Кибет» укыту-күнекмә кабинеты;

- психологик бушану бүлмәсе;

- тренажер залы;

- техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты.

Социаль хезмәтләр алучылар өчен көн саен төрле тернәкләндерү чаралары үткәрелә: белгечләр күзәтүе астында спорт күнегүләре, дөрес туклану һәм үз-үзеңне карау буенча лекцияләр, социаль практика буенча дәресләр һәм психолог белән тренинглар, иҗади мастер-класслар, экскурсияләр һ. б. Көн дәвамында биш дәрес үткәрелә, һәркайсында кимендә ике белгеч катнаша.

Моннан тыш, Карау мәктәбендә инвалидларның һәм инвалид балаларның әти-әниләре өчен дәресләр үткәрелә.

Көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр эш көннәрендә, көндезге вакытта күрсәтелә. Гомуми дәвамлылыгы – көненә дүрт сәгатькә кадәр.

Социаль хезмәт күрсәтү социаль хезмәтләр алучының җан башына уртача керемен исәпкә алып, бушлай яки өлешчә түләп башкарыла. Түләүне җан башына уртача керемнәре җан башына уртача керемнәрдән югарырак булган гражданнар башкара – халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре өчен 1,5 яшәү минимумы: пенсионерлар өчен – 15 762 сум, эшкә яраклы яшьтәге гражданнар өчен – 19 978,5 сум. Түләүнең уртача күләме аена 300 сумнан алып 1200 сумга кадәр тәшкил итә.

2023 елның 30 ноябренә социаль хезмәт күрсәтүдә 38 кеше тора.

Менталь тайпылышлы гражданнарның озата барулы яшәүләрен оештыру

Озата барулы яшәүне оештыру психик тайпылышлы кешеләрнең яшәү рәвешенең нәтиҗәле формасы булып тора, ул аларга өй шартларында яшәргә, икътисади яктан бәйсез булырга мөмкинлек бирәчәк. Тәрбияләнүчеләрне озата барулы яшәүгә әзерләү өч этапта башкарыла.

Озата барулы яшәүгә әзерлекнең беренче дәрәҗәсе

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортларында аерым фатир тибындагы бүлмәләр оештырылган, алар җиһазлар, көнкүреш техникасы, ашханә кирәк-яраклары белән җиһазландырылган:

- Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында фатир тибындагы торак блок 2018 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта анда 12 тәрбияләнүче өйрәнә;

- Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында фатир тибындагы 2 торак блок (берсе – кызлар өчен, икенчесе – малайлар өчен) 2023 елның июленнән эшли. Хәзер аларда 4 тәрбияләнүче белем ала.

Моннан тыш, укыту-күнекмә кабинетлары җиһазландырылган: «Кунак бүлмәсе», «Аш бүлмәсе», социаль-педагогик тернәкләндерү һәм социаль-көнкүреш укыту кабинетлары. Аларда атнага 3 тапкыр шәхси гигиена, әйберләрне һәм торакны карау, көнкүреш техникасын куллану, ризык әзерләү, үз-үзеңне тоту культурасы, финанс грамоталылыгы, һөнәри юнәлеш, буш вакытны оештыру буенча дәресләр үткәрелә. Тәрбияләнүчеләр кер юарга, киемнәр үтүкләргә, гади ризыклар әзерләргә өйрәнәләр, кибетләргә, даруханәләргә баралар. Хәзерге вакытта социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен өйрәнү белән 60 тәрбияләнүче шөгыльләнә.

Озата барулы яшәүгә әзерлекнең икенче дәрәҗәсе

2020 елның 1 сентябреннән «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге базасында фатир тибы буенча җиһазландырылган укыту-күнекмә озата барулы яшәү бүлеге эшли. 3 ай дәвамында социаль-көнкүреш һәм хезмәт күнекмәләрен 18 яшьтән өлкәнрәк, психик тайпылышлары булган, стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче, шулай ук әти-әниләре белән гаиләләрдә яшәүче инвалидлар үзләштерә. Яшьләрне көнкүреш ситуацияләрендә эш-гамәлләр һәм тәртипкә өйрәтәләр: юыну, җыештыру, кием сайлау, көн планлаштыру, ял оештыру, ризык әзерләү, шәхси әйберләр һәм аяк киеме турында кайгырту, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормалары, җәмәгать киңлегендә һәм шәһәр инфраструктурасында ориентлашу, җәмәгать транспортыннан файдалану.

Ел саен менталь тайпылышлары булган 80 инвалид уку курсын үтә. 2022–2023 елларда аны психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортларында тәрбияләнүче 6 кеше узды. Хәзерге вакытта бер тәрбияләнүче белем ала.

Өченче дәрәҗә – озата барулы яшәүне гамәлгә ашыру

2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2022 елның 19 декабрендәге 1366 номерлы «2022–2024 елларда арендага алынган фатирлар базасында психик тайпылышлы инвалидларга озата барулы яшәү буенча социаль хезмәтләр күрсәтү» пилот проектын гамәлгә ашыру турында» карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан Алабуга шәһәрендә дүрт бүлмәле фатир бүлеп бирелгән, анда хәзерге вакытта Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортының 6 социаль хезмәтләр алучысы яши. Аларны шулай ук җитештерү биналарын җыештыручылар булып эшкә урнаштырылган.

Инвалидлар үз акчалары хисабына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, азык-төлек, кием, аяк киеме, дарулар, инвентарь һ. б. сатып алу чыгымнарын түлиләр.

Менталь тайпылышлары булган инвалидлар өчен озата барулы яшәүне оештыру өчен резервчы Гөлнара Галиәхмәтова «БлагоДарю» Социаль адаптация үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасын оештырган.

Гөлнара Галиәхмәтовага Казан шәһәре, Әгерҗе урамы, 78 нче йорт адресы буенча урнашкан фатир арендага бирелгән, анда бүген Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортны тәмамлаган 8 кеше яши.

Проектта катнашучы 7 кеше бүгенге көндә төрле оешмаларга эшкә урнаштырылган, 1 кеше «Сила в детях» тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү уза.

Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы «БлагоДарю» Социаль адаптация үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасына 191,8 кв. метрлы торак йортны һәм 1486 кв. метрлы җир кишәрлеген түләүсез файдалану шартнамәсе буенча тапшыру мәсьәләсен карый.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International