«Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру һәм Гаилә елын үткәрү планнары турында» темасына брифинг
13.02.2024

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ

ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Үткәрү вакыты:

2024 елның 13 феврале, 11:30

Үткәрү урыны:

ТР Министрлар Кабинеты

Чараның исеме:

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру һәм Гаилә елын үткәрү планнары турында» темасына брифинг

Күпбалалы гаиләләргә каралган республика социаль ярдәм чаралары

Республика халкының 21 %, яки 852,2 мең – балалар. 50,2 мең күпбалалы гаиләләрдә 160,7 меңнән артык бала тәрбияләнә.

Татарстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең төрле чаралары каралган. Аларның иң нәтиҗәлеләре:

- торак мәйданының социаль нормасы һәм хезмәтләр куллануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия (алучылар саны – 203 544);

- 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алу өчен субсидия. Түләү күләме аена 164 сум тәшкил итә (алучылар саны – 49 644);

- мәктәп укучыларына һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентларына юлда йөрү өчен ай саен субсидия. Ул укуны тәмамлаганчы, ләкин 18 яшькә кадәр генә түләнә. 2024 елда субсидия күләме 369 сум тәшкил итә (алучылар саны – 57 584);

- 1,5 яшькә кадәр бер үк вакытта туган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие. Түләү күләме аена 1 000 сум тәшкил итә (алучылар саны – 21);

- бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие. Түләү күләме 10 000 сум (алучылар саны – 3 гаилә).

2024 елның 1 гыйнварыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне яңадан әзерләү программалары буенча бер тапкыр укый ала. Аларга айлык пособие һәм әдәбиятка пособие түләнә. Онкология һәм хроник бөер җитешсезлеге белән авыручыларга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү каралган.

 

Кереме яшәү минимумыннан (2024 елда – 13 135 сум) түбән булган балалы гаиләләргә өстәмә республика ярдәм чаралары:

– күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләү өчен 100 % компенсация;

– 3 яшькә кадәрге балаларга елына 10 мең сум күләмендә дарулар сатып алу өчен түләү;

– яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләр өчен балалар кирәк-яраклары.

 

Авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү уникаль демографик чара булып тора: 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала туганда – 50 мең сум, 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда – 100 мең сум. 2018 елдан түләүне 12,7 мең хатын-кыз алган, шул исәптән 2023 елда – 1,7 мең хатын-кыз.

Дәүләт бүләкләре

2000 елда «Ана даны – Материнская слава» медале булдырыла, ул 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм лаеклы тәрбияләгән әниләргә бирелә. 2000 елдан 1,5 мең хатын-кыз бүләкләнгән, шул исәптән 2023 елда – 24 хатын-кыз, 2024 елда – 6 кеше.

2022 елда 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче гаиләләр өчен «Ата-ана батырлыгы» медале булдырылган. 2022 елдан бүләкне 13 гаилә алган.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында укыту

Декретта булган һәм кечкенә балаларны тәрбияләүче хатын-кызлар – федераль бюджет акчалары хисабына «Демография» милли проекты кысаларында 800дән артык белем бирү программасы буенча өстәмә белем ала алган гражданнарның төп категорияләренең берсе.

2019 елдан бирле барлыгы 26 меңгә якын хатын-кыз укытылган. 2023 елда 1,5 мең хатын-кыз укытылган.

Укыганнан соң, хатын-кызларның 92 % эшкә урнаша яки үз эшләрен башлый, «соры мәшгульлектән» чыга. Хатын-кызлар үзмәшгуль булырга, үз эшләрен ачарга һәм гаилә өчен оптималь эш режимын сайларга мөмкинлек бирүче укыту программаларын сайлый. Иң кирәкле укыту программалары: чәчтараш, визажист, косметолог, маркетплейс менеджеры, персонал белән идарә итү.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм

2024 елдан федераль дәрәҗәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларының балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә өстенлекле тәртиптә кабул итү хокукы закон белән беркетелгән. Аларның беренче чиратта колледжга керү һәм балалар сәламәтләндерү үзәкләренә юлламалар алу хокукы бар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары билгеләнгән квота чикләрендә югары уку йортларына бюджет урыннарына керү хокукы алдылар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәрәҗәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары билгеләнде.

Махсус операциядә катнашучы гаиләләрдән 18 яшькә кадәрге балаларга 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләнгән.

Ярлылык белән көрәш. Социаль контракт

Татарстан Республикасы ярлылык дәрәҗәсе түбән булган лидерлар рәтендә тора. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ярлылык дәрәҗәсе 5 %, яки 194,2 мең кеше тәшкил итә (план – 6 %).

Ярлылыкны җиңү өчен бер корал – социаль контракт. Бу гражданның һәм дәүләтнең ярлылыкны җиңү буенча үзара йөкләмәләре турында килешү. Аның ярдәмендә эшкә урнашырга, үз эшеңне ачарга, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерергә мөмкин.

2023 елда 5 303 контракт төзелгән, бу 2019 елга караганда 1,5 тапкыр күбрәк. Гражданнарның хезмәт мәшгульлеген тәэмин итү буенча 93 %: 2 755 эш эзләү буенча контракт, 2 021 – үз эшен ачуга, 149 – шәхси ярдәмче хуҗалык булдыруга.

Социаль контрактларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча гражданнарның 60 % кереме җан башына яшәү минимумы күләменнән артып киткән. Гражданнарның 82 % җан башына уртача кереме арткан.

Озак вакыт карау системасы

2019 елда Татарстан Республикасы «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча 12 пилот төбәк санына керде.

Төп нәтиҗәләр:

- ел саен 18,2 мең кеше өйдә социаль хезмәтләр ала;

- «Сиделка» хезмәтләре даими чит ярдәмгә мохтаҗ 2 148 авыр авыру өлкән кешегә күрсәтелгән (2023 елда – 420 өлкән кеше). Нәтиҗәдә, авыруларның 720 туганы эшкә чыккан, чөнки аларның эшен социаль хезмәткәрләр үз өстенә алган;

- Карау мәктәпләре кысаларында өлкәннәрнең 10,4 мең туганы бушлай карау күнекмәләренә укыган (2023 елда 2,8 мең кеше);

- 27 техник тернәкләндерү чаралары прокаты пунктлары 1 065 кешегә техник тернәкләндерү чаралары биргән;

- өлкәннәр һәм менталь тайпылышлары булган инвалидлар өчен көндезге тору бүлекләре эше нәтиҗәсендә 3 321 өлкәннең туганнары буш вакытка ия булган.

2019 елда федераль бюджет акчалары хисабына авылда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыруга, медицина тикшерүенә китерү өчен 43 автомобиль сатып алынган иде. 2019–2023 елларда медицина учреждениеләренә 267 меңнән артык кеше китерелгән (2023 елда 61 мең өлкән кеше).



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International