Кичә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә кунакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин булды.
Кунак учреждение эше белән танышты, кабинетларны карады, социаль хезмәт алучылар белән аралашты.
Үзәк директоры урынбасары Мария Романова сөйләвенчә, Айрат Хәйруллин элегрәк уен бүлмәсенә зур конструктор бүләк иткән булган.