Яр Чаллы интернат-йорты карамагындагылар өчен гадәти булмаган экскурсияләр оештырыла

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты квалификацияле белгечләр үз эшендә төрле социаль технологияләр куллана.

Әйтик, психолог Юлия Каширина "Видеотуризм" социаль технологиясен актив куллана. Белгеч әлеге технологияне өлкәннәр һәм инвалидларның шәхси потенциалын үстерергә, белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә дип уйлый.

"Мисал өчен, күптән түгел без Австралиягә виртуаль экскурсиягә абрдык, - дип сөйли Юлия Каширина. - Безнең әбиләр һәм бабайлар утрауда яшәүче җәнлекләр, кош-кортлар белән танышты".

Практика күрсәткәнчә, мондый гадәти булмаган видеосәяхәтләр социаль хезмәт алучыларга күп уңай тәэсирләр һәм хисләр китерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International