Эльмира Зарипова 90 яшьлек юбилярларны котлады

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казан шәһәрендә гомер итүче ике 90 яшьлек юбилярларда кунакта булды.

Беренче итеп Эльмира Зарипова кичә, Халыкара өлкәннәр көнендә 90 яшен тутырган Сәлимә Сәгитовна Мухамадеевада булды. Эльмира Зарипова юбилярны җылы котлады, нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек теләде.

Аннан соң, министрлык җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль Гараевич Сираев янына кунакка барды.

Шунысын да әйтергә кирәк, бүген республикада 90 яшьтән дә өлкәнрәк булган 14935 кеше яши. Иң өлкән кеше булып Яшел Үзәндә гомер итүче Игорь Александрович Протопопов санала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International